Логотип

проф. М.З.Сигал исемендәге

еспублика

линик

нкология

испансеры

Обратная связь Закрыть окно

Написать отзыв

Задать вопрос

Отзыв о диспансере
Отзыв о враче
Ваше сообщение было успешно отправлено
[contact-form-7 id="666" title="Отзыв на диспансер"]
[contact-form-7 id="665" title="Отзыв на врача"]
[contact-form-7 id="664" title="Задайте вопрос"]

Медицина сәяхәте

Главная / Медицина сәяхәте

ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры ДАСУ – ул ТР ның онкология хезмәте эшчәнлегенә җитәкчелек итүче, әйдәп баручы махсусл  дәвалау –прафилактика учреждениясе.

ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының бурычы: халыкка махсус  яңача онкологик ярдәм күрсәтү.

Безнең өчен Һәр дәваланучы кадерле!

ТР ССМ РКОД ның эпидимиология, профилактика өлкәсендә яман шеш авыруларын диагностикалауда да , дәвалауда да, реабилитацияләүдә дә үз эшләнмәләре бар.

Диспансерда 17 медицина фәннәре докторы (алар арасында 16 профессор), 77 медицина фәннәре кандитаты, 5 Россия Федерациясе хөкүмәте премиясе лауреаты, 11 Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатлары эшли.

Диогностика хезмәте.

Дөнякүләм югары дәрәҗәле эксперт җиhазлары булу, дәваланучы өчен кирәкле бөтен тикшеренүләрне: ультра тавыш  тикшеренүләреннән алып позитронно- эмиссион томографиягә кадәр тикшеренүләр үтәргә мөмкинлек бирә.

РКОД ның нур белән дәвалау буенча диагностика белгечләре уникаль күнекмәләргә ия. Алар төрле тикшеренүләр ярдәмендә  дәваланучының авыртуы турында күзалларга ярдәм итә.

Хирургия хезмәте.

Казан онкология мәктәбе чынлыкта РФ да әйдәп баручы онкология мәктәбе булып санала. Танылган белгечләр ТР дан читтә дә сезнең сәламәтлегегезне саклау өчен  үзләренең белемнәрен, күнекмәләрен кулланалар.

РКОД та авыруларга иң катлаулы  операцияләрне ясыйлар. Аларга  тиз арада якыннары янына кире кайтырга мөмкинлек бирәләр.

Химиятерапия хезмәте.

Һәр авыртучыны дәвалау — катлаулы эш. Безнең молекуляр-генетик лаборатория дәваланучының барлык үзенчәлекләрен исәпкә алып,  hәр авыруга аерым ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Без нигездә мультидисциплинарный алымы белән эшлибез. Ул дәвага мохтаҗ кешене берюлы төрле юнәлештәге табиблар, бергә җыелып, кирәкле дәвалану ысулларын сайлыйлар. Бу безгә авыруга каршы көрәшне нәтиҗәле, уңышлы алып барырга мөмкинлек бирә. Химиотерапия клиникасының югары квалификацияле белгечләре үз эшләрендә дөньякүләм әйдәп баручы стандартларга таяна.

Радиология хезмәте

Югары дәрәҗәдәге дәвалауга ирешү өчен бөтен  яңа алымнарга таянып эшлиләр. Нур терапиясе мультидисциплинарный төркем табибларының, физикларның, шәфкать туташлары, дозиметристларның, инженерларның бердәм уйлап эшләләүрен таләп итә.

ТР ССМ РКОДның уңышлы командасында барлык хезмәткәрләр дә эш тәҗрибәсенә ия. Нур терапиясендә яңа технологияләр куллану гомерне озынайтуга  сизелерлек йогынты ясый. Безнең радоитерапевт табиблары дәваланучыга уңайлы вакытта югары нәтиҗә бирә торган дәвалау сеансларын үткәрәләр.

Россия Федерациясендә вакытлыча яисә даими яшәүче чит ил кешеләренә РКОД та медицина ярдәме Россия Федерациясе карары нигезендә  күрсәтелә.06.03.2016 ел. №186 “Россия Федерациясе территориясендә чит ил гражданнарына медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен раслау турындагы карар.”

-Чит ил гражданнарының РФ ның мәҗбүри медицина иминияте булса, Федераль закон нигезендә мәҗбүри медицина иминияте кысаларында түләүсез медицина ярдәме алу хокукына ия.

-Чит ил гражданнары медицина ярдәме, түләле медицина хезмәте күрсәтү шартнамәсе нигезендә яисә ирекле медицина иминияте килешүләре буенча курсәтелә.

Прайс-лист белән танышырга була:

Прайс-листны күчереп алырга.

Безнең белән элемтәгә керү өчен:+7(843)2338679, 2338695, е-mail:oru.oncort@mail.ru

ТР ССМ РКОДта медицина хезмәтләре, хезмәт күрсәтү исемлеге нигезендә күрсәтә.Медицина эшчәнлеген тәшкил итүче hәм медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыру леицензиясе нигезендә күрсәтелә №ЛО-16-01-007479 бирелгән СМ ТР: 420011, Казан шәhәре, Островский урамы, 11/6 йорт, телефон (843)231-79-98, факс 238-41-44

ТР ССМ РКОДта РФ хөкүмәтенең 04.10.2012.ел. №1006 “Медицина оешмалары тарафыннан түләүле медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен раслау” турындагы карары нигезендә ,түләүле медицина hәм медицинага кагылмаган хәзмәтләр тәкъдим ителә.

Бу порталда медицина буенча хезмәт күрсәтүче медицина оешмаларының тулы исемлеге, медицина туризмы буенча хезмәт курсәтү турындагы мәгълүматлар  белән танышырга була: https//russiamedtravel.ru/ru/