Авырунын хәлен белергә килү тәртибе
Авыру янына килгәндә түбәндәге кагыйдәләрне үтәү сорала.
1. Авыру янына билгеләнгән вакытта гына килү: 7:00 дән 14:00 кадәр. 16:00дән 18:45 кә кадәр. Ял сәгате: 14:00дән 16:00 кадәр.
2. Дәваланучының якыннары дәвалаучы табиб яки булек җитәкчесе белән очраша алалар. Очрашу вакыты телефон аша сөйләшенеп билгеләнә .Рәсми кабул итү вакыты 13:00 дән 14:00 гә кадәр.
3. Реанимациядә өч көннәндә озак ятучы авыруларның хәлен белергә, реанимация бүлеге мөдире рөхсәте белән 12:00 дән 18:45 кадәр, керергә була.
4. Грипп эпидемиясе вакытында каты авыручыларның хәлен белергә, бары тик рөхсәт кагәзе белән, йогышлы авыруы булмаганнар гына белә ала.
Килү шартлары.
* Дәваланучы янына керергә рөхсәт кәгазе булган очракта бер кешегә керергә рөхсәт бирелә;
* Бер дәваланучы янына бер үк вакытта ике кешегә керергә ярамый;
* Алмашка икенче аяк киеме булыргә тиеш;
* Өс киемен гардеробта калдырырга кирәк;
* Чисталыкны сакларга;
* Диспансер территориясендә тәмәке тарту тыела;
* Тавышланмаска, телефонны наушниклар аша гына кулланырга, кычкырып сөйләшмәү сорала;
* Дәваланучылар турындагы мәгълүматларны саклау өчен диспансерда фотога, видеога төшерү, аудиога яздыру тыела;
* Үз әйберләрегезне караусыз калдырмавыгыз сорала.
Килергә тыелган кешеләр.
1. Исерткеч эчемлекләр кулланган кешеләр.
2. 14 яштән кечкенә балаларга.