Логотип

проф. М.З.Сигал исемендәге

еспублика

линик

нкология

испансеры

Обратная связь Закрыть окно

Написать отзыв

Задать вопрос

Отзыв о диспансере
Отзыв о враче
Ваше сообщение было успешно отправлено
[contact-form-7 id="666" title="Отзыв на диспансер"]
[contact-form-7 id="665" title="Отзыв на врача"]
[contact-form-7 id="664" title="Задайте вопрос"]

Диспансер тарихы

Главная / Диспансер тарихы

2018 нче ел

ТР ССМ РКОДның  баш табибы итеп Хидиятов Илгиз Ринат улы билгеләнә

2015 нче ел

ТР ССМ РКОД ДАССО ның 2 нче номерлы яңа төзекләндерелгән дәвалау-диагностика корпусы ачыла.

2014 нче ел

ТР ССМ РКОД базасында радионуклидлы дәвалау бүлеге үз эшчәнлеген башлап җибәрә.

2013 нче ел.

ТР ССМ РКОДдә Позитрон-эмиссион томография бүлеге ачыла.

2011 нче ел.

ТР ССМ РКОД белән ДАСУ “Яр Чаллы онкология диспансер”ы берләшеп, ТР ССМ РКОДның Яр Чаллы филиалы төзелә. ТР ССМ РКОД ДАССО сына автоном учреждение статусы бирелә.

2010 нчы ел.

Әлмәт шәһәрендә ТР ССМ РКОД ДАССО ның 3 нче номерлы шифаханәсе ачыла.

2008 нче ел.

Казан онкология диспансеры белән клиник онкология диспансеры берләштерелә һәм ТР ССМ РКОД ДАССО төзелә.

 2007 нче ел.

Диспансер базасында Россия Медицина фәннәре академиясенең Н.Н.Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәгенең Идел буе филиалы оештырыла.

2006 нчы ел.

12 операция залы булган яңа блок, 18 урын тәшкил иткән анестезиология hәм реанимация бүлеге, җиде катлы тормыш тәэмин итү корпусы, медицина газлары станциясе файдалануга тапшырыла.

2005 нче ел.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан ТР ССМ РКОД ны төзекләндерү hәм заманча җиhазлар белән тәэмин итү өчен, 1.06 млрд сум акча бүлеп бирелә. Заманча диагностик җиhазлар сатып алына, үзәкләштерелгән стерилизацион бүлек ачыла. Инфузион hәм башка растворларны җитештерү линиясе файдалануга тапшырыла.

1999 нчы ел.

Җиде катлы яңа клиник корпус сафка басатырыла..

1995 нче ел.

Күп кенә министрлыклар hәм ведомстволар катнашында Татарстан Республикасының яман шеш авыруларын булдырмауга каршы комплекслы республика программасы булдырылды hәм хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул ителде.

1993 нче ел.

 Казан онкология диспансеры базасында моңарчы Рәсәйдә генә түгел, ә БДБ илләрендә дә булмаган, онкология белән авыручыларга ашыгыч медицина хезмәте ярдәме күрсәтү оештырыла.

1986 нче ел.

Татарстан Республикасы районнарында 10 цитология лабораториясе эшчәнлеген методик hәм практик җитәкчелек итүне гамәлгә ашыручы үзәкләштерелгән цитологоя лабораториясе булдырыла.

1972 нче ел.

Авыруларга хирургия, химиятеропия ярдәмендә hәм радиологик дәвалау гамәлгә ашырыла торган, дәвалау hәм радиология корпусларының биналары төзелә.

 Ул 1979 нчы елда ТАССР сәламәтлек саклау министрлыгының эндоскопия үзәге статусын ала.

1960 нчы ел.

Казан шәhәре онкология диспансеры оештырыла.